"Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә халык язмышы"
Предпросмотр материала:
Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә халык язмышы
Җир һәм кеше... Алар икәү гел бергә булган. Кеше җирне тыңлаучанрак, мәрхәмәтлерәк һәм уңдырышлырак итә барган. Җир кешеләрне хезмәт сөючән, сабыр һәм түзем булырга өйрәткән, аларның табигатен, холык-фигыльләрен үзгәрткән. Шулай Казан артындагы үзенә бертөрлерәк табигатьле: шактый басынкы һәм тыйнак, ифрат дәрәҗәдә тырыш һәм уңган, хезмәт сөючән һәм хезмәт иткәнне сөючән, җиргә гашыйк кешеләр формалашкан. Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрен укыганда, шул якларның сабыр холыклы эшчән кешеләре белән очрашасың, барыннан да бигрәк, данлы Казан артының үзгә бер сулышын, рухын тойгандай буласың. [4: 5-6 ]
Р.Төхфәтуллин иҗаты, беренче нәүбәттә, әдәби барышны өйрәнгән вакытта аерым билгеләнеп үтәргә лаеклы. 1960 еллар прозасына гомуми бәя биргәндә “татар әдәбиятына халыкчан характерлар, милли әхлак традицияләрен, кабатланмас җанлы сөйләмне кайтарган авыл реализмы агымын”[2: 249] әйләнеп үтү мөмкин түгел. Язучының әсәрләрендә халык язмышы проблемасы ачык сурәтләнә, аерым геройлар аша ачыла.
Язучының “Йолдызым” (1962) повестен татар прозасында крестьян (авыл) реализмы агымына юл салучы әсәр дип әйтеп була. “Крестьян реализмы татар әдәбиятына 1960 елларда үтеп керә. Бу агым татар авылы хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәрә, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышына тоташтыра. Язучылар авыл хуҗалыгындагы кыен хәлне тулырак һәм дөресрәк гәүдәләндерергә, авылда барган иҗтимагый-психологик процессларны тирәнрәк чагылдырырга омтылалар. Торгынлык елларында ук бу агымга ияреп язылган әсәрләр, колхоз төзү вакытындагы кимчелекләр, “кулак” исеме астында кешеләрне читкә сөрү яки күчерүнең ялгышлыгы мәсьәләләрен үзәккә алып, авылдагы тәртипләр хакында сөйләгәндә, системаның аерым хаталарын да күрсәтәләр. Язучылар гади татар авылы чынбарлыгын бөтен ил тормышы белән бәйләп карыйлар. Шунлыктан авыл прозасына төп герой итеп җир кешесе, гади крестьян сайлана, уңай герой идеал дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның, бөтен көчен куеп, колхозны аякка бастыру өчен көрәшүе, җәмгыять мәнфәгатьләрен шәхси бәхеттән өстен санавы тасвирлана” [1: 158]. Повестьта вакыйгалар 1939 елдан башланып китә һәм илленче елларга кадәр вакытны колачлый. Әсәрдә “крестьян сыйныфын тарихи һәм эстетик идеал дип белдерү” [1: 158] алгы планга куелган. Төп сюжет сызыгы Гөлзифа белән Мортаза каршылыгына корылган. Гөлзифа авыл мәнфәгатьләрен кайгыртучы образ буларак күтәрелә. Ул үзен-үзе аямыйча колхозны алга җибәрү өчен хезмәт куя. Ә Мортаза исә фәкать үзе өчен генә яши, байлык туплау юлында төрле әхлаксызлыклар юлына баса. Гөлзифа белән колхоз рәисе Мортаза арасында барган кискен каршылык авыл мәнфәгатьләрен яклаучылар белән үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар арасындагы каршылык буларак бирелә. Гөлзифаның пот ярым бодай мәсьәләсен тыңлап тору вакыйгасы сюжет сызыгында төенләнеш булып тора. Гөлзифа үз колаклары белән ишеткән, үз күзе белән күргән вакыйга турында сөйләргә дип районнан килгән Хәмдиев янына бара, ләкин файдасыз булып чыга. Колхоз җыелышында исә Гөлзифа, Җиһангир, хәтта гади сыер савучы Асия дә үз сүзләрен курыкмыйча торып әйтәләр. Авыл турында кайгыртучылар саны арта, авыл үзгәрә. Гөлзифалар, югарыда аталган геройлар язмышы – ул халкыбыз язмышы.
Ярдәмче сюжет сызыклары ярдәмендә тәнкыйди катлам оеша. Беренче ярдәмче сюжет сызыгы булып Гөлзифа белән Давыт мөнәсәбәтләре тора. Гөлзифа – эш кешесе. Ул авыл тормышын алга җибәрү өчен хезмәт куя, кечкенә генә үзгәрешкә дә сөенеп яши. Давыт – шәхси мәнфәгатьләренең колы. Аларның уртак теләкләре матур: белем алып, Гөлзифа агроном, Давыт инженер булып, мул, бәхетле тормышта яшәү. Ләкин үз теләкләренә ирешү юлларын алар икесе ике төрле итеп күрә. Гөлзифа үз язмышын авыл белән бәйләсә, Давыт шәһәр тормышындагы уңайлыкларга кызыга. Гөлзифа өчен бәхет – олы хезмәт нәтиҗәсе, Давыт бәхетле тормышны бәхетле очрак кебек аңлый, җаваплылык тоймый. «…Закон! Закон аларның үз кулында… Әйтәм ич, янәсе, мин эмтыес штатындагы механизатор түгел, мин прицепщик та ярдәмче комбайнчы гына. Ә кем ярдәмче, кем төп эшләүче булгандыр, аларның анда ни эше бар? Закон… Сиңа да тапканнар инде алар законны. Колхоз, тулаем алганда, план-йөкләмәләрен үтәп бетермәгән, шуңа күрә сиңа да өстәмә түләү тиеш түгел. Шулай ук күпмедер аванс алгансың, күпмедер ашагансың, шуңа хәер-догаңны укып битеңне сыпыр да моннан ары теш арасына кыстырмыйча да тук булырсың… Чабата башын ничә юкәдән үрәләр әле аны, Әптери агай, дип әйтте ди берәү…» –дип ачынып сөйли Давыт. Ул авырлыкларга, авылда хөкем сөргән хаксызлыкка түзә алмый, һаман да шәһәргә китү нияте белән яши. Аңа шәһәргә китәргә Гөлзифадан үч алу нияте белән яшәүче Мортаза да “ярдәм итә”. Үз ялгышын таныган Давыт соңрак Мортаза белән каршылыкка керә (икенче ярдәмче сюжет сызыгы). Давыт хатыныннан да гафу үтенергә килә, ләкин Гөлзифа кичерми. Биредә, авыл прозасына хас булганча, “шәһәр тормышы тәнкыйтьләнә, иҗтимагый кануннар шик астына алына, табигый кануннар дөрес дип тәкъдим ителә” [1: 158]. Р.Төхфәтуллин Мортаза белән Хәмдиев мисалында җинаятьчеләрнең тиешле җәза алмавын күрсәтә. Хәмдиев тагы да югарырак урынга утыра, Мортаза исә, тире сату эше белән шөгыльләнә башлый.
Өченче ярдәмче сюжет сызыгы итеп Мөнир белән Гөлзифа мөнәсәбәтләре карала. Авыл прозасына “җир кешесе, кечкенә кешенең бай рухи дөньясын, хисләр төрлелеген, характерын ачарга омтылу” [1: 158] хас. Мөнир дә, Гөлзифа да авыл тормышын кайгыртучылар итеп бирелә. Алар – бер-берсенә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер ышанычлы дуслар. Дүртенче ярдәмче сюжет сызыгы Җиһангир белән Гөлзифа мөнәсәбәтләрен колачлый. Җиһангир Гөлзифага гашыйк. Ләкин бу берьяклы гына, җавапсыз мәхәббәт. Шулай да Җиһангир күңелен төшерми, сөйгән ярына матур, бай эчтәлекле хатлар яза. Әлеге хатлар Гөлзифага авыр минутларда рухи яктан сынмаска ярдәм итә. Шул рәвешле, автор фикеренчә, авылны, җирне шунда үз-үзен аямыйча хезмәт итүчеләр, авыл халкы яшәтә. Авыл, җир төшенчәләре халык язмышы төшенчәләре бергә үрелеп бара.
Повестьта “авыл тормышы чынбарлыкка охшатылып, детальләрдә сурәтләнә, авыл рухи байлык сакланып калган урын дәрәҗәсенә күтәрелә” [1: 158]. Реалистик әсәрдә лирик катлам әсәрнең тәэсирлелеген арттыра. Авыл прозасындагы “гади, гадәти сөйләмгә лирик пафос бирү, гадәтине мәңгелек символлар ярдәмендә бәяләү” Мөнир белән Гөлзифа образларында чынга ашырыла. Лирик катламны көчәйтү өчен автор өянке, миләш агачлары, зөбәрҗәт брошка, фронт кырындагы сөйгәне Давытка дип атап бәйләнгән, әмма Мөнир кулына килеп кергән ак бияләй детальләрен дә урнаштыра, Җиһангир мәхәббәте сызыгын кертә. Мөнир исә фронт истәлеге итеп шушы бияләйләрне саклый. Бу ядкәр аның күңелендә өмет-хыяллар уята. Гөлзифа исә, бернигә карамастан, Давытны ярата, аңа карата булган саф хисләренә хыянәт итми. Моннан тыш, әсәргә йолдыз символы кертелә, ягъни Гөлзифа мисалында повестьта кеше кыйммәте ассызыклана, автор Гөлзифаның авыл җире өчен йолдыз булуын күрсәтә. Әсәрдә “үткәндәге әхлакый кыйммәтләр, халык традицияләре югары күтәрелә, укучыны да шул йола-гадәтләр белән мөмкин кадәр тулырак таныштырырга омтылу” [1: 158] сизелә.
1960 – 1980 еллар татар прозасын стиль тенденцияләре җәһәтеннән бәяләгәндә, лирик-эмоциональ башлангыч алга чыгуын билгеләп үткәндә укытучы Р.Төхфәтуллин иҗатыннан мисал китерә ала. Бу стильгә әдәби текстта “субъектив катламның зур урын били башлавы, хикәяләүче яки автор образының, вакыйгаларны күзәтүче генә булып калмыйча, аларда катнашучы герой халәтенә күтәрелүе” хас [3: 5]. Язучының әсәрләрендә “вакыйгаларны, кешеләрнең эш-гамәлләрен бәяләүдә гадел, нечкә һәм саф күңелле, күзәтүчән, туган җирне, туфракны яратучы хезмәт кешесе, тормыштагы күңелсез моментларны авыр кичерүче һ.б. шундый яклары белән укучы күз алдында бастырыла торган автор образы” [3: 5] урын ала.
Яраткан эшеңә хезмәт итү һәм гаилә бәхете гармониясен тулырак ачардай сурәтләү чараларын эзләү бик күптәннән, язучының беренче хикәяләреннән үк башлана. Аның геройлары да әнә шундый бай рухлы, тулы тормыш белән яшәргә омтылалар. “Таныш көй” дәге тракторчы Гөлфия - бәхетле кеше. Ул матур, тигез тормыш корып җибәргән бала үстерә. Әмма күңеленең кайсыдыр бер төшендә ниндидер эчке бер канәгатьсезлек аны аны борчып тора: колакта туктаусыз яңгыраган таныш көй – шул тынгысызлык билгесе. Юк, семья бәхете хакына булса да, яраткан эштән аерылып торуны кичерә алмый Гөлфия. Кайчандыр аңа күз атып йөреп тә, кыз күңелендә урын ала алмаган кыюсыз егет – өлкән тракторист, остазы Нәҗипнең бер-ике сүзе дөрес юл табарга ярдәм итә. Күңелнең бер җилкенүе героиняның язмышын билгели – семья һәм хезмәт гармониясенә, омтылышына дөрес җавап табыла - ул яраткан хезмәтеннән бөтенләй аерылырга тиеш түгел.
Героиняның бу карарга килүе үзенчәлекле лирик бер фонда күрсәтелә: көзге яңгыр... һәм колак төбендә яңгыраган, исеме онытылган, әмма таныш көй:
“ ... Тып-тын булып калды. Тик каядыр еракта ялгыз гармунчының ниндидер моңсу да, ашкынулы да, бер көй уйнавы гына ишетелә. Бик таныш көй бу. Кайда ишеткәне бар соң әле Гөлфиянең бу көйне?”...
Гөлфия, моңаеп, шушы таныш көйне тыңлап тора башлады. Көй бер ерагая, бөтенләй бетә, тагын якында гына ишетелә башлый... Кем уйный икән соң аны шулкадәр оста итеп, йөрәккә үтә торган итеп?... Их, ичмасам, уйнамасын иде, бәгырьнең әллә кай җирләрен авырттырып, чеметеп-чеметеп ала бу көй.
Күренеп тора: Гөлфия тормышындагы борылыш җиңел генә ясалмый. Гөлфиянең сөйләп бирә алмаслык халәте аша аңлашыла бу. Колакта яңгырап торган көй, әлбәттә, нейтраль фон түгел, ул – әсәрне тигезләп, аның лирик компонентларын бәйләп, тоташтырып тора.
Героиняның бердәнбер дөрес карарга килүе, табигатьнең ачык, якты фонында булмыйча, көзге яңгыр янәшәсендә күрсәтелә. Чын шатлыкка, бәхеткә бару юлында аз гына югалту, корбан да, әйтеп үк бетерелмәгән хисләр дә бар. Гөлфиянең саф мәхәббәтенә уңган, чая егет Заһид лаекмы? Әллә кыз кыюсыз Нәҗипне ныграк ярата идеме? Уйланасы нәрсәләр дә бар икән. Әнә шуңа күрә көзге яңгыр йөрәккә дәва да, күңелгә моң да сала. Шулай да Заһид белән Гөлфия бер-берсен аңладылар. Рафаил Төхфәтуллин әнә шул оптимистик финалны әзерләүче төгәл лирик штрихларны таба алган.
Шәхси бәхет белән җәмгыятькә хезмәт итүне бер-берсеннән аерып карау, хәтта капма-каршы куярга тырышу тенденцияләре әдәбиятта күренгәләп торган ул елларда Р.Төхфәтуллин бу ике әйбернең ярашуы, гармониясе – җәмгыятебезнең нормасы икәнлеге хакында образлы рәвештә сөйләп бирде, Гөлфия мисалында хатын-кыз язмышын халык язмышы белән бәйләп күрсәтте.
Тәнкыйтьчеләр Рафаил Төхфәтуллин иҗатының буеннан-буена үтә торган туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт, аны олылау хакында, халык язмышы турында күптәннән сөйләп киләләр. Дөрестән дә, язучы иҗатының нигезенә шулар салынган. Туган җир белән бәйләнешле нык геройлар – гади кешеләрнең гаҗәеп мул күңел байлыгын күрә, шуңа соклана белү –
язучының иң зур ачышы. Авторны кулына каләм алырга мәҗбүр иткән саф тойгы – туган як кешеләренең олы эшләре, тормышларына соклану тойгысы – еш кына лирик сурәт аша гәүдәләнә. Бу сурәт “Таныш көй” хикәясендә аеруча ачык күренә. Тереклек, яшәү күренешләренең күп төрлелегенә соклану, шуларга изге, кадерле бер нәрсә итеп карауның үтә сак, сизгер үрнәкләрен беренче мәртәбә без “Таныш көй” хикәясендә күрәбез. Хикәя нәсерләрдәге кебек күтәренке пафос белән сугарылган юллар белән баетылган.
«Кыңгырау чәчәк” ( 1965) хикәясендәге маляр Сәрия – матурлыкны, яхшылыкны тоярга сәләтле нечкә күңелле кыз.
Кайчандыр, сугыш яраларын дәвалап, шәһәр больницасыннан кайтып килешли, әтисе балаларына бүләккә болыннан кыңгырау чәчәкләр җыеп кайта.
“ - Әти, шалтырамый ич бу чәчәкләр, - ди кечкенә Хәмит, зәңгәр кыңгырауларны колак төбендә селкеп карый да.
- Юк, улым, шалтырыйлар алар, - диде әтисе, бик җитди итеп, зурлар белән сөйләшкәнчә итеп. Тик тыңлый белергә генә кирәк аларны, балалар. Әгәр тыңлый белсәң, шундый матур зыңлыйлар, хәтта җырлыйлар да алар. Яле, кызым, син дә тыңлап кара, бәлки син ишетерсең?
Сәрия дә чәчәкләрен акрын гына колак төбедә селки башлады. Юк, бернинди зың, бернинди җыр ишетелми иде ишетелүен. Шулай да әтисе алдында үзенең олы кыз, акыллы кыз абруен төшерәсе килмәде аның.
- Әйе, әти, ишетәм, - дигән булды.
Этиләренең соңгы бүләге булды ул кыңгырау чәчәкләр. Шушы кайтуыннан соң инде аны больницага да, районга инвалидлар комиссиясенә дә озатып калырга туры килмәде. Бигрәк әллә ничек, бигрәк көтмәгәндә әтиләрен соңгы юлга озаттылар.” [4: 183]
Мондый өзектән соң Сәриягә күңел нечкәлеге, рухи байлыгы каян килүе укучыга яхшырак анлашыла. Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә аталар һәм балалар бәйләнеше, олыларның акыллы, төпле киңәшчеләр буларак күрсәтелүе бик еш очрый. Сәрия, аның әтисе образлары аша автор халкыбыз язмышын, күңел тирәнлеген бик оста итеп ачып бирә. Контраст буяулар, контраст характерлар янәшә куелалар. Менә Сәрия мәктәп классы стенасын кыңгырау чәчәкләр төшереп бизәргә була. ”Энеләрем кыңгырау чәчәкле класста утырып укысыннар. Аларның да күз алларында әти басып торган кебек булыр”. [4: 187]
“Кыңгырау чәчәк”- Р.Төхфәтуллинның иң яхшы хикәяләреннән. Биредә, бер тамчы судагы кояш нурыдай, язучы иҗатының иң үзенчәлекле яклары чагыла.
Әйе, кешеләр өчен, башкалар өчен яшәүчеләр күп икән Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә! Нәбиләр, Гөлзифалар һәм башка геройлар мисалында олы тормыш юлы үтүче халкыбыз язмышы сурәтләнә.
Кулланылган әдәбият:
1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231б.
2. Заһидуллина Д. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.
3. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык). – Казан: Мәгариф, 2006. – 255 б.
4. Төхфәтуллин Р. Сайланма әсәрләр, ике томда, 1 том, хикәяләр, повестьлар. – Казан, Татар китап нәшрияты, 1982. – 5-6 б.
"Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә халык язмышы"
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Найдите подходящий для Вас курс
В каталоге 8 008 курсов по разным направлениям
Другие материалы
Вам будут интересны эти курсы:
- Курс повышения квалификации «Источники финансов»
- Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
- Курс повышения квалификации «Организация научно-исследовательской работы студентов в соответствии с требованиями ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
- Курс повышения квалификации «Правовое регулирование рекламной и PR-деятельности»
- Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
- Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
- Курс профессиональной переподготовки «Гражданско-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
- Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
- Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
- Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»