Конспект урока для начальной школы

Предпросмотр материала:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Табар-Черкен урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

Дәрес эшкәртмәсе

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”әкияте

 

 

 

 

 

Автор:

Апас районы,Табар-Черкен

урта гомуми белем бирү мәктәбенең

югары кв.категорияле

туган тел һәм әдәбият укытучысы

Борһанетдинова Алия Хамис кызы

 

 

 

Апас-2026

 

 

 

Дәрес темасы: Ф. Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте

Максат : Ф. Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә  гади анализ ясау төре белән танышуны дәвам итү

Бурычлар:      1) Әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен,  фикерләү сәләтләрен һәм сөйләм телләрен үстерү

2) Бер-береңә, таныш түгел кешеләргә ярдәм итү теләге уяту, яхшылыкның яхшылык булып кайтуына инандыру,  ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү.

3)Сүзлек белән эшләү,сөйләм телен үстерү

Дәрес тибы :   Яңа белемнәрне ачу  дәресе (дәрес-дискуссия)

Җиһазлау. ЦЭР,Ф.Яруллин  портреты, Ф. Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" һәм  төрле елларда басылган китапларыннан күргәзмә.Презентация

Дәрес этаплары:        

Мотивация    - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Барыгыз да күргәнегезчә, тышта яз ае. Җиһан ак төстәге шомырт чәчәкләренә күмелгән. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Менә шушы аклыкның, сафлык нурларының күңелләрегезгә иңүен телим, балалар. Күңелегез  чиста һәм пакь булсын!  Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик.       Укучыларның үз фикерләре белән уртаклашуы, иптәшләрен сәламләү  

Актуальләштерү:      Без сезнең белән алдагы дәрестә татар шагыйре, язучы һәм драматург Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Сезгә өй эше итеп әдипнең “Зәңгәр күлдә ай коена”  әсәрен укып килергә иде.

- Әкиятне игътибар белән укыдыгызмы? 

- Әйдәгез, өй эшен  тикшерү максатыннан, тест эшләп алабыз. Тест эшләнелә.(2 нче слайд),үзбәя

(3 нче слайд)  Сөйләшүдә катнашу.

Тест биремнәре үтәү.

Яңа материалны аңлату:-Укучылар әйдәгез әле әкияттәге  геройларны санап китик. (Әкияттәге персонажларны санату рәсемнәре 4 нче слайдта чыга бара).

- Әкияттәге төп геройның исемен атагыз. (Ай.)

- Әкиятнең исемендә Ай ни өчен баш хәреф белән язылды икән?(Ялгызлык һәм уртаклык исемгә караган кагыйдәләрне искә төшерү)

- Икенче герой нәрсә? (Җил.)

- Алдагы герой нәрсә? (Сукыр тычкан.)

- Иң беренче булып Айның тавышын  нәрсә  ишеткән? (Чуртан.)

- Чуртаннан соң Айның тавышын  нәрсә  ишетеп килгән?  (Гөберле бака.)

-  Айга кем  ярдәм иткән? (Айсылу.)

- Укучылар, игътибар иттегезме җил, сукыр тычкан, чуртан, гөберле баканы сораганда нәрсә ? соравы куйдым, ә Айсылуны әйткәндә кем? дип әйттем. Ни өчен мин барысына да бер сорауны куймадым? (Татар телендә кешеләргә генә кем соравы куела, рус телендә барлык җан ияләренә кто? соравы бирелә)

- Әфәрин, укучылар, бу кагыйдәне дә онытмагансыз.

Укучылар, әйтегез әле ни өчен автор әкиятне "Зәңгәр күлдә Ай коена" дип атаган? (Чөнки әкияттәге вакыйгалар Зәңгәр күлдә бара һәм Ай белән бәйле.)

 - Ә хәзер әкиятебез өстендә эшне дәвам итәбез. Әсәрне ничә өлешкә бүлеп була? (Өч.)

- Ни өчен шулай бүлдегез? Аларны ничек атадыгыз? (5 нче слайд)Телдән әңгәмә кору.

Материалны беренчел ныгыту:- Дөрес, рәхмәт, ә хәзер без парларда  биремнәр  үтәрбез.

Мөстәкыйль эш:1 нче өлешне кыскача сөйләп чыгалар. Сүзлек белән эш:чуртан,бака ефәге,эчке матурлык сүзләренә тукталу һәм аңлату,язып алу башкарыла.

Анализлау өчен куелган сораулар:

а) Айның ничек коенуын сурәтләгән җөмләләрне табып укыгыз. Ни өчен коена, сәбәбен күрсәтегез. Нинди нәтиҗә ясап була? (Ул чисталыкны ярата, чөнки Ай якты булырга тиеш.)

ә) Ай тагын ниләр эшли? Ни өчен? (Төнбоеклар җыеп, күккә алып менеп сибә. Алар йолдызларга әйләнә. Йолдызлар күп булгач, тагын да якты була.

б) Ай ни өчен кирәк? (Төрле җаваплар: күчмә кошларга юл күрсәтә, океан-диңгез суларының хәрәкәте белән идарә итә, төнлә яктырту өчен кирәк.)

2 нче өлешнең кыскача эчтәлеген сөйләтү.

Анализлау өчен куелган сораулар:

а) Ай ни өчен бата башлый? Сәбәбе нәрсәдә? (Сукыр тычкан җилне уятты, җил – камышларны, камышлар – дулкынны, дулкын бака ефәген ярга чыгарды. Ул айны әйләндереп алды. )

ә) Нәтиҗә нинди? (Ай бата башлады.)

б) Бу өлеш беренчесеннән ни белән аерыла? (Беренче өлештә матурлык турында сөйләнә, монда куркыныч бар: Ай батарга мөмкин.)

в) Нишләргә? (Айны коткарырга кирәк.)

3 нче өлешнең эчтәлеген сөйләтү.

Анализлау өчен сораулар:

а) Ай нәрсәләрдән ярдәм сорады? (Чуртан белән Гөберле бакадан.)

ә) Ул Айсылудан ярдәм сорадымы? (Юк, Айсылу үзе  килде.)

б) Чуртан ни өчен ярдәм итмәде? (Сәбәбе – көнләшү.)

в) Бака ни өчен ярдәм итмәде? (Сәбәбе – Айның үзен мактавын теләде, ә Ай ялган сөйләргә теләмәде, чөнки ялганнан аның йөзе каралачак.)

-Нәтиҗәсе? (Айга тагын да ныграк куркыныч яный: аның бөтенләй хәле китә.)

г) Айны кем коткарды? (Айсылу.) Аның турында сөйләгез. (Айсылуга бәяләмә бирелә.) Ни өчен ул Айны коткарды? (Сәбәбе – Айны саклап калу, чөнки ул кирәк.)

Нинди нәтиҗә ясыйбыз?(Ай исән калды.)

- Яхшы, балалар, рәхмәт. Димәк , Айсылуда нинди үзгәреш булды? (Аның ямьсез миңнәре юкка чыкты, ул чибәрләнде)    Өлешләп әкиятнең кыскача эчтәлеген сөйләү,сүзлек запасын баету. Әдәби әсәрне анализлау

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.Укыган әсәр буенча сораулар бирә белү.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре: - Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Нәрсәгә өнди?  (Кыен чакта башкаларга ярдәм итәргә)

-  Әкиятнең идеясе нинди? (Яхшылык яхшылык булып үзеңә әйләнеп кайтыр.) Әсәрнең төп идеясе кайсы юлларда чагыла? (Өзек укыла.)Төрле мәгълүмат чыганаклары белән эш итү

Рефлексия     - Ә сез яхшы гамәлләр кыласызмы?  Бу гамәлләр кешенең нинди матурлыгын күрсәтә: эчке матурлыкмы әллә тышкы матурлыкнымы?

- Тышкы матурлыкны күрергә җиңел, ә эчке матурлыкны ничек күрергә?

- Кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк?

Минем фикеремчә, сезнең дә күңелегез чиста. Әкият тә безне шуңа өйрәтте,

Дөрес, яхшылык һәрвакыт яхшы була. Кешеләргә яхшылык эшләү турында бик күп мәкальләре дә бар. Берничәсен  укып үтик. (7 нче слайд)

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. (татар халык мәкале)

Игелек иткән юлда калмас. (татар халык мәкале)

Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма. (татар халык мәкале)

Кешегә игелек итсәң, үзеңә булышасың.(кытай мәкале)

Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек. (чуваш мәкале)

Билгеләр кую.(8 нче слайд)

Өй эше:

1. “Матур кеше нинди булырга тиеш?”  темасына кечкенә инша язып килегез 2. Айсылуның  портретын ясарга.            Укытучы белән бергәләп үз иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтеңне бәяли белү осталыгы.

-Гамәл дәфтәрләребезгә яхшылыклар гына язылсын иде. Сау булыгыз,укучылар!

 

 

 

 

Конспект урока для начальной школы

  • DOCX

Файл будет скачан в формате:

  • DOCX

Автор материала

Бурганетдинова Алия Хамисовна

учитель

  • На сайте: 1 месяц
  • Всего просмотров: 10
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 1
  • 10
    просмотров
  • 1
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Бурганетдинова Алия Хамисовна.
InfoLesson является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Выберите инструмент

~150

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: