"Инструментарий оценивания качества чтения учащихся 7-8 классов по родному (татарскому) литературному чтению с использованием критериев международного исследования PIRLS"
Предпросмотр материала:
7-8 нче сыйныф укучылары өчен бирелгән текст буенча тикшерү эше
“Уку сыйфатын тикшерү һәм текстны аңлау” (PIRLS халыкара тикшеренү критерийларын кулланып, Сөббух Рафиков әсәре буенча әзерләнде)
Төзеде: Осипова Людмила Ивановна, “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең “2 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
PIRLS уку һәм грамоталылык төшенчәләрен берләштерә, укырга сәләтле дигәнне аңлата. Бу төшенчә үз эченә нәрсә укыганны аңлауны һәм шуны шәхси һәм иҗтимагый максатларны тормышка ашыру өчен корал буларак файдалануны күздә тота. PIRLS тесты түбәндәгеләрне үлчәүгә һәм бәяләргә юнәлтелгән:
-грамоталылыкны үстерү һәм уку күнекмәләрен булдыру;
-мәгълүмат алу һәм аны куллана белү.
Әлеге максатлар - укуның ике төп максаты булып санала.
PIRLS буенча бәяләнә торган дүрт төрдәге күнекмәләр.
Әдәби һәм мәгълүмати (фәнни-популяр) текстларны укырга өйрәнгәндә китап укучылар осталыгының(умения) дүрт төркеме бәяләнә:
-ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны табу;
-нәтиҗәләрне формалаштыру;
-интерпретация һәм гомумиләштерү;
-текст эчтәлеген, тел үзенчәлекләрен һәм структурасын анализлау.
Эшнең максаты:
1.7-8 нче сыйныф укучыларында әдәби текстның эчтәлеген аңлап, уку күнекмәләрен билгеләү.
2. Эш эчтәлеге программа таләпләренә: төп белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучыларының белемнәренә, осталыкларына һәм күнекмәләренә туры килә. Аңлап укуларын тикшерү дәрәҗәсе үз эченә түбәндәгеләрне параметрларны күзаллый:
1. Факттагы мәгълүматны, ягъни ачык рәвештә бирелгән мәгълүматны алу дәрәҗәсен тикшерү. Укучының текстта сүзнең нәрсә турында баруын аңлауы ачыклана. 2. Тексттагы ачыктан-ачык булмаган мәгълүматны аңлау дәрәҗәсен тикшерү, ачык һәм яшерен мәгълүмат нигезендә нәтиҗәләр ясый белүне тикшерү. Баланың текстта әйтелгәнне аңлый белүе тикшерелә 3. Тел чараларын, текст элементларын анализлауның уңышлылык дәрәҗәсен тикшерү. Баланың текстта күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр, күп мәгънәле сүзләр, образлы гыйбарәләр, фразеологик әйләнешләрне аңлау, текстның мәгънәле өлешләренең эзлеклелеген, жанр үзенчәлекләрен аңлавы тикшерелә. 4. Концептуаль мәгълүматны алу дәрәҗәсен тикшерү, тексттан алынган мәгълүматны интерпретлау һәм гомумиләштерү.Текстның гомуми мәгънәсен аңлый белү, текстның төп фикерен аңлый белү тикшерелә.
Эшнең структурасы.
1. Сыйныфның һәр укучысына эчтән мөстәкыйль рәвештә уку өчен текст. 2. Бу текстка егерме бер бирем. Әдәби текст тәкъдим ителә. Текстка караган барлык биремнәрне, аларның билгеләнешенә карап, дүрт төркемгә бүләргә мөмкин:
1 нче төркем биремнәр укылган текст эчтәлеген гомуми аңлауларын тикшерүгә, ачык рәвештә бирелгән мәгълүматны таба белүгә юнәлдерелгән.
2 нче төркем биремнәр тексттан ачык булмаган рәвештә бирелгән мәгълүматны алу, текст укылганнан соң катлаулы булмаган нәтиҗәләр формалаштыра белүне тикшерүгә юнәлдерелгән.
3 нче төркем биремнәр текстта кулланылган тел чараларын аңлауны тикшерү, текстның мәгънәле өлешләренең эзлеклелеген, жанр үзенчәлекләрен аңлауны тикшерү өчен юнәлдерелгән. 4 нче төркем биремнәр текстның гомуми мәгънәсен аңлый белүне тикшерү, автор фикерен билгеләү, санап үтелгән кайбер тәкъдимнәрдән текстның төп фикерен җиткерүче тәкъдимне сайлап алуны күздә тота.
Алда әйтелгән төркемнәр нигезендә биремнәрне бүлү:
|
Биремнәрнең төркеме |
Биремнәрнең № |
Биремнәрнең гомуми саны |
|
1нче төркем биремнәр |
2,4,6,7,8,10, 13 |
7 |
|
2нче төркем биремнәр |
1, 3,5 ,11,12,16 |
6 |
|
3нче төркем биремнәр |
18,19,20 |
3 |
|
4нче төркем биремнәр |
9,14,15,17,21 |
5 |
Тикшерү эшендә өч катлаулылыктагы: база дәрәҗәсе, катлаулы, югары дәрәҗәдәге биремнәр бүлеп бирелгән.
|
Катлаулылык дәрәҗәсе |
Биремнәрнең № |
Биремнәрнең гомуми саны |
|
база дәрәҗәсе |
2,4, 6,7,8,10,11,13,16,21 |
10 |
|
катлаулы |
1, 3,5,9, 12,14, 15,20 |
8 |
|
катлаулы (югары) |
17, 18, 19 |
3 |
Тикшерү эшендә түбәндәге төрдәге биремнәр кулланыла: дүрт тәкъдим ителгән җаваптан дөрес җавап сайлап алу биремнәре (21 дән 15 - е); җөмләләр нумерациясе буенча бирем. Укучылар, план пунктларының дөрес эзлеклелеген билгеләп, саннарны 1дән 5кә кадәр җиткерергә тиеш; кыскача һәм тулы җаваплы биремнәр. (21 дән 5 - е)
Эшне башкару вакыты.
Эшне башкаруга бер дәрес бирелә. (40 минут). Укучылар текст язылган бит һәм махсус бланклар алалар, аларда текстка биремнәр язылган. Укучылар әлеге бланкларда эшлиләр, дөрес җаваплы хәрефне түгәрәккә алалар яки тамгалыйлар (+).
5. Биремнәр һәм эшләрне бәяләү. Тикшерү эше балларда бәяләнә.
|
№ |
Биремнең № |
Баллар саны |
|
1 |
1 |
Дөрес җавап өчен –2 балл Өлешчә дөрес җавап -1 балл |
|
2 |
2 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
3 |
3 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
4 |
4 |
Дөрес җавап өчен –2 балл Өлешчә дөрес җавап -1 балл. |
|
5 |
5 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
6 |
6 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
7 |
7 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
8 |
8 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
9 |
9 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
10 |
10 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
11 |
11 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
12 |
12 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
13 |
13 |
Дөрес җавап өчен –2 балл Өлешчә дөрес җавап -1 балл |
|
14 |
14 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
15 |
15 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
16 |
16 |
Дөрес җавап өчен –2 балл Өлешчә дөрес җавап -1 балл |
|
17 |
17 |
Һәр дөрес пункт өчен–1 балл План тәртибе тулысы белән дөрес–5 балл |
|
18 |
18 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
19 |
19 |
Дөрес җавап өчен –2 балл Өлешчә дөрес җавап -1 балл |
|
20 |
20 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
21 |
21 |
Дөрес җавап өчен –1 балл |
|
|
|
Максималь балл–30 |
Тикшерү эшләрен башкару сыйфатына гомуми бәя:
|
10 баллдан әз |
11 дән 20 баллга кадәр |
21дән до 30 баллга кадәр |
|
түбән дәрәҗә |
уртача |
югары дәрәҗә |
|
27 һәм аннан да күбрәк балл |
21 дән 26 баллга хәтле |
11 дән 20 баллга хәтле |
10 баллдан да әзрәк |
|
билге «5» |
билге «4» |
билге «3» |
билге «2» |
Текстка карата биремнәр
1.Тын елга буенда оя ясаучы кошлар ни өчен икенче урыннарга очып киттеләр?
Исбатла.__________________________________________________________________
2.Вакыйгалар кайсы авыл булган урында бара?
А) Асылъяр
Б) Акъяр
В) Ак Кыя
Г)Аккүл
3. Ерак көньяклардан тагын кайсы кошлар очып килде?
1)аккошлар
2)тургайлар
3)сыерчыклар
4)торналар
4. Сулыкның ярларын кайчаннан башлап күзәтеп тордылар? Дөрес җавапларны күрсәт.
1) гөрләвекләр агып туктаганнан соң
2) яз башыннан
3) җәй башлану белән
4) гөрләвекләр ага башлаганчы
5. “Даими рәвештә алып барылды” дигәнне ничек аңлыйсың?
1) бертуктаусыз
2) вакыт-вакыт
3) ай саен
4) көн аралаш
6.Кошлар кайлардан очып кайталар?
1) төньяклардан
2) ерак көньяклардан
3) чит илләрдән
4) төрле җирләрдән
7. Тиешле урыннарны ничек тәртипкә китерделәр?
1) ком салып
2) балчык салып
3) таш салып
4) бетон салып
8. Акъяр тирәсендәге барлык йорт һәм каралты-куралар кая күчерелде?
1) яңа җиргә
2) чирәм җирләргә
3) шәһәр тирәсенә
4) урман янына
9. “Үзәк лабораториядә” дигәнне ничек аңлыйсың?
1) авылдагы лабораториядә
2) төп лабораториядә
3) шәһәрдәге лабораториядә
4) ерак лабораториядә
10. Үзәк лабораториядә нәрсә сынадылар?
1) су тизлеген
2) су агымын
3) су басымын
4) су күләмен
11. Кар сулары кайда тотылып калачак?
1) сусаклагычта
2) елгада
3) күлдә
4) чокырда
12. Елгаларда боз кузгалгач, беренче көннәрдә Тын елга нинди хәләттә иде?
1) элекке рәвешен шунда ук үзгәртте
2) тизлеген үзгәртте
3) ташып акты
4) элекке рәвешен үзгәртмәде
13. Гаять зур күл каян хасил булды? Дөрес җавапларны билгелә.
1) Кар сулары сусаклагычта тотылып калды.
2) Быел кар күп булды.
3) Резервуарлар шартлады.
4) Тотылган кар сулары күл хасил итте.
14. “Гаять зур” нәрсә дигәнне аңлата?
1) гаҗәп
2) уртача зурлыкта
3) бик зур
4) зурга охшаган
15.Күл нинди тизлек белән хасил булды?
1) уртача тизлек
2) шактый тиз
3) әкияттәге тизлек
4) бер көн эчендә
16. Акъяр кешеләре ни өчен моңсуландылар? Дөрес җавапларны күрсәт.
1) Яшәгән урыннарын су басты.
2) Урманнарны, болыннарны сагындылар.
3) Гомер сөргән урыннары су астында калды.
4) Шәһәргә күченеп китү ошамады.
17. План пунктларын дөрес тәртиптә урнаштыр.
1. Акъяр кешеләре моңсуланды.
2. Ташу сулары көтелгән куркыныч тудырмады.
3. Тын елга буе үзгәрде.
4. Тын елга урынында күл хасил булды.
5. Акъяр авылының урыны гына калды.
18. Кайсы җөмлә текстка исем була алыр иде?
1) Тиешле урыннарны кыш буе тәртипкә китерделәр.
2) Тын елга элекке рәвешен үзгәртмәде.
3) Тын елга буенда зур үзгәрешләр башланды.
4) Бозлар сусаклагычның югары башында утырып калдылар.
19. Текст нәрсә турында? Дөрес җавапларны күрсәт.
1) Туган якка яз килү турында.
2)
Җирләрне яңарту, зур төзелешләр, үзгәрешләр турында.
3) Тын елгада боз китү күренеше турында.
4) Яңа авыллар төзеп, яңа җирләрдә тормыш башлау турында.
20. Бу әсәрне нинди җыентыкка керетер идең?
1) Әкиятләр
2) Мәсәлләр
3) Хикәяләр
4) Шигырьләр
21. Әсәрдәге “Ниндидер кодрәт белән” дигәнне ничек аңлыйсыз? Дөрес җавапларны күрсәтегез.
1)ниндидер зур көч белән
2)ниндидер кешеләр хезмәте белән
3)ниндидер ысуллар белән
4)зур көч куеп барлыкка килгән
Текст
Тын елга буенда
Кызлар
кебек көлеп яз килде...
Элек-электән Тын елга буендагы карт усакларга, өянкеләргә оя ясый торган
кара каргалар агачлары киселгән урыннарда очышып йөрделәр. Таныш агачларны
күрмәгәч, ниндидер ямансу тавышлар белән кычкыра-кычкыра, икенче урыннарга очып
киттеләр. Алардан соң килгән башка
кошлар да кайчандыр бала чыгарган урыннарын таба алмадылар.
...Акъяр һәм тагы шул тирәдәге берничә авылның урыны гына калган, барлык йорт
һәм каралты-куралар яңа җиргә күчерелгән иде инде. Сыерчыклар да, ерак
көньяклардан безнең бу тарафларга килгәч, үз ояларын карап, нигезләре генә
күңелсез утырып калган өйләр тирәсендә очышып йөрделәр.
Әле гөрләвекләр ага башлаганчы ук, булачак сулыкның ярларын, Никитин приказы
буенча, гел карап, гел күзәтеп тордылар. Тиешле урыннарны кыш буе тәртипкә
китерделәр, тирән җирләргә бетон салдылар. Яр буе корылмаларына тәүлек буе
дежурлар куелды. Үзәк лабораториядә су басымын сынау кебек эшләр дә даими
рәвештә алып барылды.
Кешеләр быелгы кар суларының сусаклагычта тотылып калачагын көздән ук
беләләр иде.
Әле елгаларда боз кузгалгач та, беренче көннәрдә Тын елга элекке рәвешен
үзгәртмәде. Ләкин инде берничә көннән соң хәл бөтенләй үзгәрде. Ул гына
түгел, гүяки әкияттәге тизлек белән гаять зур күл хасил булды. Яр буйларында кичен-иртәсен
кешеләр кайнашты. «Ниндидер кодрәт белән» әле яңа гына пәйда булган «диңгез»не
карарга хәтта тирә-як авыллардан да килә башладылар. Элекке Акъяр кешеләре
кайчандыр үзләре гомер сөргән урыннарның су астында калуларын күргәч, бераз
моңсуланып та алдылар. Ләкин аларга моңаеп йөрергә вакыт юк: яңа авылда, яңа
күчкән җирләрендә бик хәтәр яңарту, төзү эшләре бара иде.
Баштарак байтакларны, йөзләгән километр ераклыктан ташу сулары агып килеп,
сусаклагычта коточкыч боз таулары тыгылыр, хәтта буага да куркыныч тудырыр
дигән уй борчыган иде. Әмма ул хәл булмады. Бозлар сусаклагычның югары башында утырып
калдылар. Анда бер-берсеннән өзек-өзек аерылып торган зәнгәр-ак төстәге
«таулар», карап туймаслык бер матурлык биреп, тирә-якны сихри төсләргә
керттеләр. Ләкин алар кечерәйгәннән-кечерәя барды.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
В каталоге 7 956 курсов по разным направлениям