"Боерык фигыльне өйрәнгәндә Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен файдалану"

Предпросмотр материала:

Тема: Боерык  фигыльне өйрәнгәндә Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен файдалану

Максат. Боерык фигыль темасын мәшһүр галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре ярдәмендә ныгыту, кулланырга өйрәтү.

Дәрес төре. 

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту)

Методлар. Әңгәмә, демонстрация,   эзләнү-тикшеренү, нәтиҗә ясау, иҗади осталыкны күрсәтү.

Алымнар.  Сөйләм үстерү,  биремнәргә җавап эзләү, аларны үтәү, күмәк күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.

Җиһазлау. Мультимедияле презентация.

Мастер-классның  план-конспекты

1 слайд (слайдларның фоны милли колорит белән эшләнгән)

Кунакларны Шөгер төбәге – Лениногорск җирлегендә сәламлибез.

Сыйныфка кунаклар кергәндә укучылар басып тора. Кунаклар урнашып беткәч, утыралар.

Укытучы.

Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар! Сезне  республикабызда нефть чыгаручы төбәкләрнең бишеге булган Лениногорский каласында сәламлибез. Сез бүген шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә кунакта. Укучыларыбызның  да сезгә сәламнәрен җиткерәсе килә.

Укучылыр. (басып)  Исәнмесез! Хәерле көн сезгә.

Укытучы. Утырыгыз укучылар. Каршыда утыручы һәм җилкәдәш партнерыгызга елмаюларыгызны бүләк итегез дә, дәресне башлап җибәрик.

2нче слайд  ( Тема: Боерык фигыльне өйрәнгәндә Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрене  файдалану. Сыйныф: 5)

3 нче слайд  (Һава шары, аста утрау)

Укучылар, күз алдына китерегез: безгә 10 минуттан соң һава       шарына (слайдка күрсәтеп )утырып, океан эчендәге бер кеше дә яшәми торган утрауга сәяхәткә китәргә кирәк. Һәр кешегә үзе белән бары  тик 10 әйберне генә алырга мөмкин, әйдәгез, шуларның исемлеген төзик!( Укучылар төзиләр)

Ә хәзер  3 нәрсәне сызып ташлагыз, һава шарыбыз күтәрелеп китә алмый.( 3      не сызалар).Ләкин шарыбыз тиешле биеклеккә күтәрелә алмый. Тагын 4 әйберне ташлагыз. Шулай итеп, һәрберебездә иң кирәкле 3 әйбер генә калды.

        Шарыбыз күтәрелеп китте.

       4 нче слайд (шар күктә)

 

       ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

       Кемнең исемлегендә киемнәр бар?

       Кемнең исемлегендә дару бар?

       Кемнең исемлегендә күзлек бар?

       Кемнең исемлегендә ашамлыклар  бар?

       Кемнең исемлегендә телефон  бар? 

       (кайсы укучыда сорауга җавап, шулар баса, утыра)

       Әйтегез әле, ә кемнең исемлегендә китап бар? Басыгыз әле,  зинһар.

       5 нче слайд

Әйе, китап безнең тормышыбызда бик әһәмиятле урын алып тора, чөнки    китап – тәрбия , аң-белем, гыйлем чыганагы, ә “Гыйлем  күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы  дәрәҗәләргә ирешетерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер,”- дип яза мәшһүр галимебез Р.Фәхреддин үзенең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабында.

6 нчы слайд (китап)

Мин дә бүген дәрескә Р.Фәхреддиннең “Үгет – нәсыйхәт” китабын алып      килдем. Бу китап, укучылар, сезнең яраткан китабыгызга әверелсен иде! Бөек галимебезнең бу китабы балаларга киңәшләр, үгет – нәсыйхәтләр бирү максаты белән язылган.

7 нче слайд - (слайдта үгет - нәсыйхәт сүзенең аңлатмалы сүзлектән   билгеләмәсе)

8 нче слайд (бүлекләрнең исемнәре)                 

Китап 7 бүлектән һәм бүлекчәләрдән тора. Бүген без “Укучы балалар”,“Китап уку”, “Укытучы”, “Гыйлем” бүлекләрен кулланачакбыз.

Барыбыз да бик яхшы беләбез, кемне дә булса өйрәткәндә, киңәшләр    биргәндә, укытканда, эш вакытында нинди фигыльләрне бик еш кулланабыз?

Балалар.

       Боерык фигыльләрне.

       Укытучы.

       Димәк, бүген кайсы фигыльләрне өйрәнүне дәвам итәбез? (Хор белән:

       боерык фигыльләрне)

       9 нчы слайд (Боерык фигыль – глагол повелительного наклонения)

       Бик дөрес, әйдәгез, боерык фигыльләрне искә төшереп китик әле!

       1 нче бирем. Модель Фрейер (өстәлләрдә БИРЕМ №1 дип язылган)

       (кәгазь битен 2 гә, аннан соң 4 кә бөкләгез, почмагын бөкләгез,

        шул ромбикка        боерык фигыль дип язып куегыз, 1 нче сул як өске

өлешкә – мәҗбүри характеристика, 2 нче уң як өске өлешкә – мәҗбүри   булмаган характеристика, 2 аскы өлешкә мисаллар, кире мисаллар языгыз)

       10 нчы слайд -  сезгә 2 минут вакыт бирелә (вакыт)

       Укытучы (вакыт беткәч)

       1 нче өстәлдән 3 нче укучы – мәҗбүри характеристика белән таныштыра.

       2 нче өстәлдән 2 нче укучы – мәҗбүри булмаган характеристика

       белән      таныштыра.

       3 нче өстәлдән 1 нче укучы – мисаллар белән  таныштыра.

       1 нче өстәлдән 1 нче укучы – кире мисалларны укып китә.

       Яхшы, бик зур рәхмәт!

       Без боерык фигыльләрне искә төшердек, мисаллар белән ныгыттык.

      

      Укытучы     

      Хәзер мин һәр төркемгә биремнәр тәкъдим итәм, сез бу җөмләләрдәге

      боерык   фигыльләрне табыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз

       Нәтиҗә ясагыз. (биремнәр аерым битләрдә,  өстәлләрдә БИРЕМ №2

       дип язылган)

      1нче өстәлгә бирем:

       Гыйлемне һәрвакыт сөегез (киңәш), һичбер вакытта гыйлемгә

      тәкәбберлек  күрсәтмәгез(тыю).Сөйләшкән вакытта укытучылар белән

      әдәпле сөйләшегез (чакыру), аларны чын күңел белән

      сөегез(үтенеч).

      Сүзлек: сөегез – любите

                   тәкәбберлек – высокомерие

      Куллану өчен сүзләр:үтенеч (просьба), киңәш(совет),

      чакыру(призыв),     тыю(запрет),таләп(требование)

      2 нче өстәлгә бирем:

       Фикерләрне нурландырырлык, акылларны арттырырлык китапларны

       сайлап укыгыз  (киңәш), башкаларыннан ерак булыгыз (киңәш).

       Укытучыларның әмерен җиренә җиткереп үтәгез (таләп), тыйган эшләренә

       якын бармагыз(тыю).

       Сүзлек: арттырырлык - увеличивающие

                     нурландырырлык – здесь: очищающие

                     әмер – здесь: просьба, задание

                    җиренә җиткереп - здесь:до конца

                    тыйган – запрещенный

      Куллану өчен сүзләр:үтенеч (просьба), киңәш(совет),

      чакыру(призыв),     тыю(запрет),таләп(требование)

       3 нче өстәлгә бирем:

       Бер-берегез белән очрашкан вакытта йөзегездә куану билгеләре

       чагылсын (киңәш). “Балаларга үгет –нәсыйхәт” китабын укыгызчы

       (үтенү).

       Укытучыларга каршы килмәгез (таләп), аларның сүзләренә

       җан – тән белән иярегез (чакыру).

       Сүзлек: чагылсын – пусть отразится

                     каршы килмәгез – здесь: не конфликтуйте

                     җан-тән белән – всей душой

                    иярегез – здесь: исполняйте

        Куллану өчен сүзләр: үтенеч (просьба), киңәш(совет),

        чакыру (призыв),     тыю (запрет),таләп(требование)

       Укытучы (вакыт беткәч)

        1 нче өстәл - 4нче партнер җавап бирсен.

        2нче өстәл - 1 нче партнер җавап бирсен.

        3 нче өстәл -  партнер җавап бирсен.

        Укытучы. Димәк, боерык фигыльләр нәрсәне белдерә? (җыйнап,

        бер укучы    җавап бирә: төрле мәгънәләр белдерәләр)

   11 нче слайд.

Слайдда укучылар санаган боерык фигыльләрнең мәгънәләре бирелә

   1.Боеру, таләп, тыю

   2.Киңәш

   3.Теләк, өндәү, чакыру

   4.Үтенү, ялвару

   Укытучы.

        Җөмләдәге калын хәреф белән билгеләнгән фигыльнең нигезен

        табыгыз һәм зат-санда төрләндерегез.

        (биремнәр аерым битләрдә, өстәлләрдә БИРЕМ №3 дип язылган)

1.Һәрбер бала, бигрәк тә,үз мәктәбегезнең укучы балалары белән матур    яшәгез...

       2.Уеңда барлыкка килгән начар фикерләрне ку, яхшы фикерләрне тупла.

       3.Мәктәптән кайткач, әти-әниләрегезгә сәлам бирегез,

       китап- дәфтәрләрегезне билгеле урынга куегыз.

      Биремне карточкаларда бер-бер артлы эшлисез

      1-барлыкта төрләндерсен

      2-юклыкта төрләндерсен

      3-басымын куйсын

      4-җөмләдәге ролен  билгеләсен һәм нәтиҗә ясасын

      Укытучы.

      Алдагы нәтиҗәгә өстәп, тагын нәрсә әйтә аласыз?

      (кушымчалар ярдәмендә   зат, сан белән төрләнәләр, барлыкта һәм юклыкта

      кулланылалар, басым беренче иҗеккә төшә)

      Укытучы.

      Укучылар, хәзер сезгә сүзләр бирәм, шулардан

      сез бер үгет-нәсыйхәт төзергә тиешсез, бергәләп эшләгез!

      (ТИК –ТЭК- ТОУ, (биремнәр аерым битләрдә, өстәлләрдә

       БИРЕМ №4 дип   язылган) )

       1 нче өстәл. Укыгыз, хөрмәт итегез, яратыгыз, пычратмагыз.

       2 нче өстәл.  Языгыз, рәнҗетмәгез, саклап тотыгыз, сөйләшегез.

       3 нче өстәл.  Чиста тотыгыз, ихтирамлы булыгыз, кычкырып

       сөйләшмәгез,   сөртегез.

       Тикшерү. Һәр өстәлдән 1 әр укучы чиратлап укый.

       Укытучы.

       Рәхмәт, балалар.  Менә без никадәр кирәкле нәсыйхәтләр белдек.

       Аларны  белүдә безгә кем хезмәтләре ярдәм итте? (Хор белән:

       Ризаэддин Фәхреддин). Өстәп, ул хезмәтләр безгә

       нинди теманы өйрәнергә булышты? (Хор белән: боерык фигыль).

       Дәресебезнең әлеге өлешен мәшһүр галимебезнең сүзләре белән

      тәмамлыйк:

      12 нче слайд

      “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз. «Ни чәчсәң, шуны урырсың»  дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр.

Ризаэддин Фәхреддин

      “ Если сейчас  с чистым сердцем и любовью посеете зерна знаний и воспитания, плоды в будущем соберете сами. «Что посеешь, то пожнешь» говорили наши предки”.

Ризаэддин Фахреддинов

         Укытучы.

         Кунакларны басып, хөрмәтләп озатыйк. Аннары дәвам итәрбез.

         Укучылар.

         Сау булыгыз, хөрмәтле кунаклар.

        

 

 

 

 

 

                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Боерык фигыльне өйрәнгәндә Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен файдалану"

  • DOCX

Файл будет скачан в формате:

  • DOCX

Автор материала

Осипова Людмила Ивановна

учитель родного языка и литературы

  • На сайте: 9 лет и 10 месяцев
  • Всего просмотров: 22381
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 36
  • 22381
    просмотров
  • 36
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Осипова Людмила Ивановна.
InfoLesson является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~100

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: